«Роналд Макдоналд Йорты» Республика Балалар Клиник Хастаханәсендә адаптив физик культура буенча семинар узды

23 гыйнвар көнендә «Роналд Макдоналд Йорты» Хәйрия фонды Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге белән берлектә Республика Балалар Клиник Хастаханәсендә адаптив физик культура буенча семинар уздырды.

Укуларга Татарстан Республикасының балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре, акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортлардан белгечләр чакырылган иде

Семинар теоретик һәм гамәли өлештән торды, биредә түбәндәге сораулар буенча фикер алышынды:

  1. Даун синдромы белән авырган балалар өчен АФК буенча дәресләр оештыру өчен методик тәкъдимнәр;
  2. ОВЗ балалар өчен спорт – масса чаралары оештыру.

Мондый семинарлар ел дәвамында үткәреләчәк, ахырда белгечләргә сертификатлар тапшырылачак.