Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләренең һөнәри эшчәнлегендә диагностик инструментарий һәм коррекцион методикаларны куллану буенча мастер-класслар үткәрелде

Татарстан Республикасы халкына психологик ярдәм системасының Эксперт советы утырышы беркетмәсен үтәү йөзеннән, агымдагы елның 28-29 апрелендә белгечләрнең һөнәри эшчәнлегендә диагностик инструментарий һәм коррекцион методикаларны куллану буенча мастер-класслар үткәрелде.

Мастер-класслар форматында катнашучылар кайбер диагностик инструментарийларны, коррекцион методикаларны куллану үзенчәлекләре һәм үсеш үзенчәлекләре белән таныштылар.

Алып баручылар сыйфатында балалар тернәкләндерү үзәкләре, Казан шәһәре халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Республика ресурс үзәге белгечләре чыгыш ясады, алар түбәндәге методикаларны уңышлы гамәлгә ашыралар:

– «Пертра» җыелмасын кулланып мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үстерүче уеннар;

– «Сенсино» уен җыелмасы – үсеш үзенчәлекләре булган балаларның психик функцияләрен диагностикалау һәм коррекцияләү чарасы буларак;

– «Эффектон Студио»;

– «Метафорик карталар» – үсештә артта калган балалар белән эшләүдә бала тарафыннан җибәрелә торган интерактив уен психотерапиясе методы (авторлары Ч. Шефер һәм Л. Кэри);

– «Пәрәвез» (Паутина) – бәйләнешле мөнәсәбәтләр буенча терапевтик трансформация уены;

– 2-4 яшьлек балалар белән консультатив һәм коррекция эшендә үз-үзеңне тотуны гамәли анализлау методлары;

– Арт-терапия: «мизгел рәсем ясау методы»;

– «Сталкер» программа комплексы.

Мастер-класслар барышында алынган мәгълүмат белгечләргә иң нәтиҗәле коррекция методикаларын сайларга һәм аларны учреждениеләр эшчәнлегендә киләчәктә кулланырга мөмкинлек бирәчәк.