Озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү өчен җаваплы белгечләрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү дәвам итә
Агымдагы елның ноябрь-декабрь айларында «Авыр һәм өлкән яшьтәге кешеләрне карау һәм реабилитацияләү буенча чараларны оештыру һәм үтәү» программасы буенча социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары узды.
Программаның максаты – озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү өчен җаваплы белгечләрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү, социаль хезмәт белгечләренең авыручыларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне карау технологиясен оештыру һәм үтәү.
Уку-укыту процессын тормышка ашыруга Казан милли тикшеренү технология университетының өстәмә һөнәри белем бирү институтының профессор-укытучылар составы һәм Казан медицина көллияте укытучылары җәлеп ителде.
Укулар барышында авыручы кеше һәм аның туганнары белән эшләүнең психологик аспектлары, шулай ук авыручы яки өлкән кешене карау нигезләре каралды; карау технологиясен гамәлгә ашыру буенча бүлекчә (белгечләр төркеме) эшчәнлеген оештыру буенча киңәшләр бирелде; мобильлеге чикләнгән һәм кичектергесез халәтләрдә беренче табибка кадәр ярдәм күрсәтү буенча куркынычсыз хәрәкәт итүнең гамәли күнекмәләре эшкәртелде.
Уку ахырында тармакның 60 белгеченә квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.


