Тәрбиячеләр һәм социаль педагоглар һөнәри эшчәнлекләрен оештыру һәм планлаштыру өлкәсендә квалификацияләрен күтәрделәр

Агымдагы елның 17–20 апрелендә ТР МТЗиСЗ Республика ресурс үзәге базасында «Социаль хезмәт күрсәтү кысаларында социаль-педагогик эшчәнлеген оештыру» программасы буенча квалификация күтәрү курслары булып узды.

Программа һөнәри эшчәнлекне оештыру һәм планлаштыру өлкәсендә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тәрбиячеләренең һәм социаль педагогларының һөнәри компетенцияләрен арттыруга юнәлдерелгән иде. Курс кысаларында тыңлаучылар тарафыннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә социаль-педагогик хезмәтләр күрсәтүне регламентташтыручы норматив хокукый актларның төп нигезләмәләре; балигъ булмаганнарның деструктив тәртибен профилактикалауның оештыру һәм эчтәлекле аспектлары каралды; суицидаль проблемалар очраклары белән эшләүдә белгечләрнең эшчәнлек үзенчәлекләре ачыкланды; өлкән яшьтәге балаларны төрле ситуацияләрдә куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү буенча практик киңәшләр бирелде.

Финанс культурасын арттыру максатыннан курс программасына балигъ булмаганнарның финанс грамоталыгы һәм финанс белеме буенча эшлекле уен формасында укыту чараларын оештыру модуле кертелгән иде.

Курс кысаларында мобиль планетарийны кулланып виртуаль экскурсия оештыру буенча ачык дәрес һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә проект эшчәнлеге төре буларак видео-роликлар булдыру буенча мастер-класс оештырылды. Курс тыңлаучылары фикеренчә, практик тәҗрибә алмашу, мастер-классларда һәм ачык дәресләрдә катнашу аларның эшенә яңа ысуллар һәм технологияләр кертүгә ярдәм итәчәк.

Укытучылар сыйфатында «Навигатор» Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге, ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе, ТР буенча Милли банк, милләтнең сәламәтлеген саклау өлкәсендә президент инициативаларына ярдәм итүнең гомумроссия иҗтимагый «Гомуми эш» оешмасы вәкилләре һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр белгечләре чыгыш ясады.

41 кешелек курс тыңлаучылары укуларын уңышлы тәмамладылар һәм квалификация күтәрү турында таныклыклар алдылар.