Учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре өчен коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды

Ведомство буйсынуындагы булган учреждениеләр җитәкчеләренә һәм белгечләренә коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә компетенцияләрне камилләштерү максатында агымдагы елның июль–сентябрь айлары дәверендә «Коррупцияне профилактикалау нигезләре» программасы буенча квалификация күтәрү курслары булып узды.

Квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы Россия Федерациясенең коррупциягә каршы тору өлкәсендәге норматив хокукый актлары нигезендә эшләнде.

Укулар тыңлаучыларга коррупциягә каршы законнар буенча белемнәрен камилләштерергә, коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәш өлкәсендә һөнәри бурычларны хәл итүнең яңа ысулларын үзләштерергә мөмкинлек бирде.

Укытучылар сыйфатында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруда эш тәҗрибәсе һәм практик күнекмәләре булган квалификацияле белгечләр чыгыш ясады.

198 тыңлаучы укуларын уңышлы тәмамлап, квалификация күтәрү турында таныклык алды.