Учреждениеләр җитәкчеләре дәүләт сатып алулары өлкәсендә һөнәри компетенцияләрен күтәрделәр

Агымдагы елның 18-27 ноябрь көннәрендә ведомство буйсынуындагы булган учреждениеләр җитәкчеләре өчен «Дәүләт сатып алулары белән идарә итү» программасы нигезендә квалификация күтәрү буенча укулар булып узды.

Белем бирү программасының максаты – бюджет акчаларыннан һәм бюджеттан тыш финанслау чыганакларыннан нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирә торган дәүләт сатып алуларын идарә итү, урнаштыру, үтәү һәм тәэмин итү өлкәсендә социаль учреждениеләр җитәкчеләренең һөнәри компетенцияләрен күтәрү иде.

Укытучылар сыйфатында уку процессына дәүләт сатып алулары өлкәсендә эксперт белемнәре һәм практик эш тәҗрибәсе булган белгечләр җәлеп ителде.

Уку процессы барышында курс тыңлаучылары сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турындагы законнар һәм башка норматив хокукый актларны, шул исәптән 2024 елдан кулланылырга тиешлеләрен дә карадылар, сатып алуларны планлаштыру һәм нигезләү мәсьәләләрен, контрактларны төзү, үтәү, үзгәртү, өзү тәртибен өйрәнделәр, сатып алулар өлкәсендә хокук бозуларны булдырмау буенча тәкъдимнәр алдылар.

Уку йомгаклары буенча курсның 21 тыңлаучысына квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.