Республиканың социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Иреклеләр елы
Иреклеләр елын үткәрү кысаларында 15 мартта Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр өчен әдәби кичә оештырылды.
Район китапханәсе волонтерлары чарада катнашучыларга игелекле эшләр, тынычлык турында сөйләде.
Чара ахырында иреклеләр чарада катнашучыларга рус һәм татар телләрендә китаплар һәм журналлар бүләк иттеләр.



