Татарстанда «Без бергә» дигән хәйрия акциясе узды
«Без бергә» хәйрия акциясе Татарстан Республикасы территориясендә 28 мартта Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында һәм 30 мартта Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында старт алды.
Әлеге учреждение карамагындагылар өчен Региональара «Аппарель» инвалидлар ассоциациясе концерт, спорт уеннары, ярышлар оештырды, иганәчеләрдән бүләкләр тапшырдылар.
Ә «Аппарель» ассоциациясе өчен Казан кремле буенча, А. Мазитов музеена, «Свияжск Утрау-шәһәре» тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына, Бауман урамы, «Казан арты» (Арча шәһәре) тарих-этнография музеена экскурсия оештырылды.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте «Аппарель» инвалидлар ассоциациясенә рәхмәтен белдерә.


