21 нче мартта бөтен дөньяда Даун авыруы булган кешеләр көне билгеләп үтелә
17 ел дәвамында Казан шәһәре «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернкләндерү үзәге Даун синдромы белән авырган кешеләргә җәмәгать игътибарын җәлеп итү максаты белән төрле чаралар, акция, флешмоблар үткәрә.
Иреклеләр елын үткәрү кысаларында өстәл теннисы һәм бокс үзәгендә «Апрель»дан килгән малайлар һәм кызлар өчен бәйрәм оештырылды. Мультфильм геройлары тәрбияләнүчеләр өчен спорт ярышлары оештырды, мастер-класслар күрсәтте.
Чара чәй табыны артында тәмамланды.
«Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Гаилә» мөселман җәмәгатьчелеге үсеше Милли хәйрия фонды вәкилләренә, өстәл теннисы һәм бокс үзәгенә зур рәхмәтен белдерә.


