Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында патриотик юнәлештәге чаралар узды

Чаралар программасын 10.00 сәгатьтә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен «Гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә патриотик тәрбия бирүнең нәтиҗәле формалары һәм технологияләре» дигән Республика семинары ачып җибәрде. Семинарда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре катнашты, алар өчен лекторлар тарафыннан өч лекция әзерләнде: «Балигъ булмаганнар белән патриотик эш оештыру формалары һәм ысуллары», «Эзләнү эшенең инновацион формалары», «Тарихи-туган якны өйрәнү эшчәнлеге системасы аша патриотик тәрбия бирү», шулай ук «Балигъ булмаганнарның патриотлыгын тәрбияләүдә музейның роле».

Лекторлар: Татарстан Республикасы Милли музееның Бөек Ватан сугышы Музей – мемориалы мөдире Михаил Валерьевич Черепанов, Казан шәһәренең Җиңү паркында “Электрон Хәтер Китабы” мемориалы методисты, Татарстан Республикасының “Хәрби Дан Клубы” патриотик тәрбия бирүгә һәм эзләнү эшенә ярдәм итү ассоциациясенең җаваплы секретаре Татьяна Викторовна Рахманова.

Аннары 11.00 сәгатьтә Музей-мемориалның икенче залында Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен «Туган тел» шигырь укучылар конкурсының икенче (финал) туры башланды.

Быел сайлап алу туры балалар һәм яшүсмерләр өчен 15 социаль приютта үткәрелде. Һәм конкурсның бу этабы балаларның чарага карата тере кызыксынуын һәм аларның башка катнашучылар белән ярышып, көчләрен сынап карау теләген күрсәтте. Икенче турга узган катнашучыларның яше 10-15 яшне тәшкил итә. Балалар башкарган әсәрләрнең авторлары арасында Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил, моннан тыш заманча авторлар да бар иде. Шулай ук конкурс программасында приютлар тәрбиячеләре язган шигырьләр дә яңгырады.

Барлык конкурсантлар чыгыш ясаганнан соң, жюри йомгак ясаганда, яшь шигырь укучылар өчен музей-мемориалның экскурсоводы тарафыннан күргәзмә заллары экспозициясе буенча кызыклы һәм танып-белү экскурсиясе үткәрелде.

Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Нигъмәтҗанова Энҗе Нияз кызы үткәрде.

2018 елда «Туган тел» бәйгесе призерлары өчлеге түбәндәге:

1 урын: Жаннат Ашурова, «Минзәлә муниципаль районындагы «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты” дәүләт казна учреждениесе тәрбияләнүчесе, Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка»шигыре белән.

2 урын: Адел Ярмуллин, «Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты» дәүләт казна учреждениесе тәрбияләнүчесе, ул бәйгедә А. Львовның «Туган як»шигырен башкарды.

3 урын: Никита Кожевников, «Яр Чаллы шәһәре “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты» дәүләт казна учреждениесе тәрбияләнүчесе, Габдулла Тукайның «Туган сүз»шигырен башкарды.

Аннары гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында «Минем Ватаным – Татарстан» дигән балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясалды.

Гомумән алганда, конкурс комиссиясе конкурска җибәрелгән 400дән артык рәсем карады. Конкурс эшләре авторларының яше 6-17 яшьне тәшкил итә. Нәтиҗәдә 10 иң яхшы рәсем билгеләнде, ә чарада катнашкан учреждениеләр хезмәткәрләре Энҗе Ниязовнадан бүләкләр һәм дипломнар алды.

Чара катнашучыларның гомуми фотосурәте белән тәмамланды.