Актив озын гомер!

2018 елның 25 сентябреннән 29 сентябренә кадәр «Казан ярминкәсе» Күргәзмә Үзәге территориясендә 3 нче махсуслаштырылган «Актив озын гомер ” күргәзмәсе узачак.

2018 елгы күргәзмә эшендә 50дән артык компания катнашачак, алар арасында Татарстан Республикасының иҗтимагый оешмалары, медицина оешмалары һәм ведомстволары, социаль яклау органнары, сәламәт яшәү рәвеше һәм актив ял итү өчен табигый нигездә препаратлар һәм товарлар җитештерүчеләр һәм җибәрүчеләр.

Махсус өлкән яшьтәге кешеләр өчен юрист, табиб, психологлар төрле консультацияләр үткәрәчәк. Пенсия фонды бүлеге пенсия билгеләү, стажны исәпкә алу, пенсия тупланмаларын һәм балларны формалаштыру, гражданинның шәхси кабинетын теркәү, дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү мәсьәләләре буенча консультация пункты эшен башлап җибәрәчәк.

Казанның 45 предприятиесе 25 һәм 26 сентябрьдә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан оештырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсендә өлкән яшьтәге кешеләр өчен вакансияләр тәкъдим итәчәк. Казан шәһәренең Мәдәният идарәсе «Жизнелюб» социаль проектын тәкъдим итәчәк, аның төп максаты – өлкән яшьтәге кешеләрне мәдәни тормышка җәлеп итү. Шәһәр клиникалары белгечләре теләгән барлык кешеләр өчен сфигмометрдан файдаланып кан тамырларын скрининглы тикшерүне, шикәр диабеты белән авыручылар өчен кандагы шикәр дәрәҗәсен үлчәүне, гриппка каршы прививкаларны, йөрәк-кан тамырлары авыруларын, сәламәт туклану һәм дәвалау гимнастикасын профилактикалау буенча консультацияләр уздырачаклар.

Күргәзмәнең биш көн дәвамында декоратив-гамәли сәнгать, рәсем ясау, скандинавия йөреше, бию, йога, бакчачылык буенча мавыктыргыч иҗади һәм спорт мастер-класслары үткәреләчәк, «мобиль ликбез» юнәлеше буенча дәресләр узачак.

Өстәмә мәгълүмат: «Казан ярминкәсе» ААҖ, Россия, 420059, Казан, Оренбург тракты, 8 нче йорт, тел./факс: (843) 202-29-07, e-mail: expokazan@mail.ru, www.familyexpo.ru, expokazan.ru. ММЧ аккредитацияләү: +7 (843) 202-29-07, expokazan@mail.ru һәм сайтта http://expokazan.ru/smi/accreditation.