Кайбыч муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен “Толстой белән бер көн” акциясе уздырылды

Лев Николаевич Толстойның 190-еллыгына багышланган чаралар кысаларында Кайбыч муниципаль районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Үзәкләштерелгән китапханә вәкилләре белән берлектә 18 социаль хезмәт алучы яшүсмер белән “Толстой белән бер көн” дигән акция үткәрде.

Әлеге чара берничә юнәлеш буенча уздырылды.

Беренче юнәлеш: «Кем күп укый, шул күп белә» уен-викторина формасында үткәрелде, ул балаларның Л. Н. Толстой иҗаты турында белемнәрен ныгытуга юнәлдерелде. Иң яхшы уенчылар тамашачы алкышына күмелде.

Киләсе блокта “Файдалы ял итәбез” шигаре астында китапханә хезмәткәрләре Л. Н. Толстой хикәяләреннән күргәзмә – сюрприз әзерләде.

“Җәйге остаханәдә иҗат итәбез” мастер – класс форматында волонтерлар катнашында язучы әсәрләренең геройлары портларын ясау буенча чара узды.

«Лира» шигырь укучылар конкурсы кысаларында акциядә катнашучылар Л. Н. Толстойның хикәя һәм мәсәлләреннән өзекләрне укып күрсәтте.

Йомгаклау өлешендә «Поезд Зеленой палочки» дигән квест-уены акциясе булды. Катнашучылар ике командага бүленеп биремнәр үтәделәр.