Беслан теракты корбаннарын искә алу акциясе

«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында 2019 елның 3 сентябрендә «Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган Беслан теракты корбаннарын искә алу акциясен үткәрделәр. Әлеге көн 2005 елның 6 июнендә «Хәрби дан көннәре турында»гы Федераль закон белән билгеләнгән иде.

3 сентябрь – Россиядә Беслан урта белем бирү мәктәбендә булган вакыйгаларны искә ала торган көн ул.

2004 елның 1 – 3 сентябрьләрендә Төньяк Осетиядә Россияне генә түгел, ә бөтен дөньяны тетрәткән фаҗига булды. Иртән иртүк, тантаналы линейка вакытында, террористлар төркеме Бесланның 1 нче номерлы мәктәбе укучыларына һәм аларның ата-аналарына һөҗүм иттеләр. 1127 кеше тоткынлыкка алынды. Теракт нәтиҗәсендә 334 кеше, шул исәптән 318 тоткын һәлак булды, шуларның 186 сы – балалар иде.

Бесландагы фаҗигале вакыйгалар турында коллегалар каршында директор урынбасары И.И.Милюков чыгыш ясады. М.М.Соловьев О.Богомолованың «Беслан» һәм Р.Рождественскийның «Аяусыз кечкенә Җирдә…» шигырьләрен укыды.

Ресурс үзәге хезмәткәрләре Бесланда һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән хәрмәтләп искә алдылар. Акция һавага терактта бер гаепсез һәлак булган корбаннарның якты истәлеген символлаштыра торган ак шарлар җибәрү белән төгәлләнде.