Республика районнарында Татарстан көненә багышланган чаралар узды

30 август көне алдыннан, Иреклеләр елы кысаларында «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы “Волонтер” берләшмәсе активистлары һәм “Волонтеры победы” Сарман бүлекчәсе иреклеләре «Республиканская ленточка» дигән акция уздырдылар. Район үзәге урамнарында һәм учреждениеләрдә волонтерлар Татарстан флагы төсләренә буялган тасмалар тараттылар.

Символлар тапшырудан тыш, балалар үтеп баручылар арасында Татарстан Республикасы турындагы белемнәрне тикшерүгә сораштыру үткәрделәр, шулай ук бәйрәм көне турында мәгълүмати белешмәлекләр тапшырдылар. Төсләрнең үз әһәмияте бар. Яшел төс-өмет, Кызыл – көч һәм куәтне гәүдәләндерә. Ак төс – чисталык, тынычлык һәм татулыкка омтылышны белдерә.

Акциянең төп бурычы-татарстанлыларның бердәм булуын ассызыклау.