«Кар көртләрен чистарту» акциясе
Иреклеләр елын үткәрү кысаларында Чирмешән муниципаль районы «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Яшь патриот» клубы белән берлектә «Кар көртләрен чистарту» акциясе үткәрде.
Акциянең максаты булып ялгыз өлкән гражданнарга һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына йорт яны территориясен кардан чистарту торды.
Гражданнар волонтерларга башкарган эшләре өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр.


