Китапханә – тере белем чыганагы

Китап укуны популярлаштыру, тел белеменең дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук Л. Н. Толстойның иҗади мирасы белән танышу максатыннан, Түбән Кама шәһәре социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагоглары «Апуш» үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр өчен бөек рус һәм дөнья әдәбияты язучысының тормыш һәм иҗатына багышланган әдәби экскурсия оештырды.

Дәрес барышында балалар Лев Николаевич Толстой тормышының төп этаплары, иҗаты турында мәгълүмат алды. Аннары балалар катнашында «Прыжок» әсәре буенча инсценировка узды, соңыннан яшүсмерләр әсәрнең эчтәлеге турында фикер алыштылар.

Әдәби экскурсия сәнгать дөньясына үзенә күрә бер мавыктыргыч сәяхәт улды.