«Талантлар салават күпере» дүртенче республика конкурс-фестивале

6 сентябрьдә Казан психоневрология интернаты базасында психоневрология интернатларындагы социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында «Талантлар салават күпере» дүртенче республика конкурс-фестивале узды. Чарада  Казан, Кама Аланы, Арча, Яшел Үзән, Алабуга һәм Чистай районнарының махсуслаштырылган учреждениеләрендәге 70 тән артык социаль хезмәттән файдаланучы кеше катнашты.

Әлеге конкурс, шактый зур сандагы катнашучыларны җыеп, олы яшьтәге кешеләрне, инвалидларны тернәкләндерүгә ел саен сизелерлек өлеш кертә торган матур традицион вакыйгага әверелде. 2016 елда 76 кеше катнашкан булса, 2017 елда 59 кеше катнашты, ә 2018 елда – 65 кеше. Быел исә 70 кеше катнашты.

Катнашучыларны хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Әбдриева сәламләде. Аның белән бергә жюри составына «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» дәүләт казна учреждениесе директоры Марина Горшунова, Казан шәһәре Совет районы социаль яклау бүлеге башлыгы Наталия Китанина, Казан шәһәре Совет районы администрациясенең опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече Гүзәл Шакирова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Юлия Закирова керделәр.

Быелгы конкурс-фестиваль дүрт номинация буенча барды. Барлык катнашучылар да югары дәрәҗәдә әзерләнгәннәр иде. Лилия Кәримова француз телендә җырлады. «Эстрада солянкасы» пародиясе артистлары конкурстан тыш үзенчәлекле  жанрдагы номер күрсәттеләр, шуның белән тамашачы мәхәббәтен яуладылар һәм актив катнашкан өчен диплом белән бүләкләнделәр. Светлана Ермолаева һәм Александр Колесников залдагы бөтен кешенең йөрәген эреткән бию күрсәттеләр һәм үз номинацияләрендә иң яхшы дип табылдылар. Конкурста катнашучыларның барысын да көчле кул чабулар белән каршы алдылар һәм «Браво!» сүзләре белән озаттылар.

Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнделәр:

«Вокал» номинациясендә:

1 урын – Лилия Кәримова, «Казан психоневрология интернаты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;

2 урын – Константин Тарковский, «Алабуга психоневрология интернаты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;

3 урын – Артем Плотников, «Яшел Үзән психоневрология интернаты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе.

«Хореография» номинациясендә:

1 урын – Светлана Ермолаева һәм Александр Колесников,  «Кама Аланы тернәкләндерүнең заманча медик-социаль технологияләре кулланылучы психоневрология интернаты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;

2 урын – Николай Зудин, Екатерина Предеина, Рөстәм Русских, «Чистай психоневрология интернаты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;

3 урын – «Кристалл» хореография ансамбле, «Казан психоневрология интернаты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе.

«Сәнгатьле сүз» номинациясендә:

1 урын – Елена Буланова, «Яңа Чуриле психоневрология интернаты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;

2 урын – Алексей Туркин, «Чистай психоневрология интернаты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;

3 урын – Лариса Парфишева, «Алабуга психоневрология интернаты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе.

«Концерт һәм шоу программалары алып баручылары» номинациясендә:

1 урын – Марина Рабаданова, «Кама Аланы тернәкләндерүнең заманча медик-социаль технологияләре кулланылучы психоневрология интернаты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;

2 урын – Валентина Антонова, Айрат Камалов, Алексей Мингалев, Марат Нәбиев, «Чистай психоневрология интернаты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;

3 урын – Наталья Тарасова, «Яңа Чуриле психоневрология интернаты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе.

Жюри әгъзалары «Талантлар салават күпере» конкурс-фестивалендә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котладылар, аларга мактау грамоталары, призлар һәм баллы күчтәнәчләр тапшырдылар.