Сарман муниципаль районында Космонавтика көнен билгеләп үттеләр

Ел саен 12 апрельдә Бөтендөнья Космонавтика Көнен билгеләп үтәләр. Иреклеләр елы кысаларында12 апрельдә Сарман гимназиясендә Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә «Космос ерак һәм якын» дигән әңгәмә оештырдылар. Чарада 3 һәм 7 сыйныф укучылары, шул исәптән, социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар.

Чара беренче космонавтҗ Юрий Гагаринга багышланган әңгәмә белән башланып китте. Балалар Гагаринның балачагы, уку чоры, беренче тапкыр космоска очкан тормыш вакыйгалары белән танышты.

Кешенең космоска беренче очышы барлыгы 108 минут дәвам итә, һәм кешенең космоста яши һәм эшли алуы раслана.

Ахырда укучылар тагын нинди космонавтларны белүе турында сөйләште.