Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре өчен махсус хәрби операция ветераннарын (СВО) эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча укулар булып узды
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләренең махсус хәрби операция (СВО) ветераннарын эшкә урнаштырганда аларга комплекслы булышлык оештыру буенча һөнәри эшчәнлектә кирәкле компетенцияләрен камилләштерү максатында 26 июньнән 04 июльгә кадәр «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләренең СВО ветераннары белән эш нигезләре» программасы гамәлгә ашырылды.
Укулар В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты базасында узды. Укытучылар сыйфатында кризиска каршы «Гагара» психологик әзерлек һәм психологик ярдәм үзәге җитәкчесе, экстремаль психология өлкәсендә эксперт, бизнес-тренер Татьяна Синицына, шулай ук ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының профильле бүлекләре белгечләрен җәлеп итеп.
Уку барышында тыңлаучылар СВО ветераннарын эшкә урнаштырганда комплекслы булышлык күрсәтү үзенчәлекләрен һәм психологик аспектларын өйрәнделәр, аларга мәшгульлек өлкәсендә дәүләт ярдәме чараларын күрсәткәндә консультация бирү күнекмәләрен формалаштырдылар, психологик ярдәм һәм социаль интеграцияне оештыру үзенчәлекләрен, шулай ук СВО ветераннарын комплекслы озата бару һәм мәшгульлеккә ярдәм итү мәсьәләләре буенча ведомствоара хезмәттәшлек проблемаларын карап үттеләр.
Курсның 27 тыңлаучысы уку программасын уңышлы үзләштерде.


