Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен махсус хәрби операция (СВО) ветераннары белән эшне оештыру мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде
Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләренең хәрби хәрәкәтләр ветераннарына – махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучыларга комплекслы ярдәм күрсәтүне оештыру буенча һөнәри эшчәнлектә кирәкле компетенцияләрен камилләштерү максатында 02-10 декабрьдә «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре базасында СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән эшләүне оештыру» буенча квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды.
Укулар В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (КИУ) базасында узды. Спикерлар сыйфатында «Гагара» кризиска каршы психологик әзерлек һәм психологик ярдәм үзәге вәкилен (Мәскәү шәһәре), педагогика фәннәре кандидаты, психолог Татьяна Бильгильдееваны, шулай ук КИУ укытучыларын җәлеп итеп.
Дәресләр барышында тыңлаучылар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән эшләүнең төп формаларын һәм методларын карадылар, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның әлеге категориясенә комплекслы ярдәм күрсәтүнең үзенчәлекләрен һәм психологик аспектларын өйрәнделәр, комплекслы тернәкләндерү күнекмәләрен формалаштырдылар, психосоциаль ярдәмне һәм социаль адаптацияне оештыру үзенчәлекләрен, шулай ук мәсьәләләр буенча ведомствоара хезмәттәшлек, СВО ветераннарын комплекслы тәэмин итү һәм мәшгульлеккә булышу проблемаларын карадылар.
Курсның 29 тыңлаучысы уку программасын уңышлы үзләштерде һәм аның гамәли әһәмиятен билгеләп үтте.


