“Экстремизмга-юк!»

2018 елның 26 июнендә һәм 19 сентябрендә «Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты» федераль дәүләт казна учреждениесе, аның җитәкчесе – генерал-майор Зиннуров Фоат Канәфи улы ярдәме белән социаль өлкә учреждениеләрендә терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре буенча вебинарлар блогы уздырылды.

Шулай итеп, 26 июнь көнне «Хокукка каршы көрәшләрдән кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү, экстремизм һәм терроризм идеологиясенә каршы тору мәсьәләләре буенча социаль хезмәт алучыларга мәгълүмат бирү»дигән вебинар оештырылды һәм үткәрелде. Вебинарда катнашкан белгечләр саны 312 кешене тәшкил итте.

2018 елның 19 сентябрендә ” Экстремизмга-юк!” айлыгы кысаларында “Татарстан Республикасы үрнәгендә терроризм һәм экстремизм идеологиясен таратуга каршы көрәш” дип исемләнгән икенче вебинар уздырылды. Катнашучылар саны-243 кеше.

Вебинар вакытында «Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты “ЮБ ФДБКОНЫҢ кафедрасы башлыгы Шляхтин Евгений Павлович эш барышында барлыкка килгән белгечләрнең сорауларына җавап бирде.