Л. Н. Толстой иҗатына багышланган чаралар дәвам итә
Лев Толстой елы кысаларында Баулы муниципаль районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бөек язучының әсәрләре буенча дәрес узды.
Чараның максаты булып өлкән яшьтәге гражданнарның дустанә рухын формалаштыру торды.
Очрашуда катнашучылар Толстой турында презентация карадылар, биредә язучының тормыш этаплары каралды, биографиясеннән кызыклы фактлар искә төшерелде.
Чара ахырында катнашучылар Лев Николаевич Толстойның әсәрләре тирәяк дөньяны аңларга өйрәтә дигән фикергә килде.


