Л. Н. Толстой геройлары балалар күзлегеннән
Менделеевск муниципаль районы «Өмет Яры» социаль ярдәм күрсәтү үзәк хезмәткәрләре социаль ярдәм алучы балалар өчен “Лев Николаевич Толстой геройлары балалар күзлегеннән” темасына чара оештырды.
Башта катнашучылар кызыксынып Лев Толстой әсәрләре «Лев и собачка» «Котенок» и «Филиппок» турында мультфильмнар карады, ә аннан соң үзәк белгечләре иҗади биремнәр тәкъдим иттеләр.
Уртак эшчәнлек катнашучыларга шатлык-сөенеч бүләк итте. Дәрес барышына ясалган эшләрдән рәсем күргәзмә оештырылды.


