Лев Толстой Елы
Л. Н.Толстойның 190 – еллыгына үткәрү кысаларында Яр Чаллы «Асылташ» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Л. Н. Толстой иҗатына багышланган мәдәни-күңел ачу чаралары үткәрелде.
Социаль приюты хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләр белән берлектә «Асылташ-FM» радиостанциясендә «Лев Толстой – балаларга» дигән тапшыру әзерләде. Әлеге чара кысаларында балалар язучы һәм аның әсәрләре, аның тормышы белән танышты. Моннан тыш, приютта тәрбияләнүчеләр әдәби сәяхәттә катнашты.


