«КАРЬЕРА ОСТАХАНӘСЕ»ҺӨНӘРИ ЮНӘЛЕШ БИРҮ ПРОГРАММАСЫ ТУРЫНДА МӘГЪЛҮМАТ

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы GeekBrains белем бирү платформасы һәм «ИТ-парк «Югары технологияләр өлкәсендә Технопарк» дәүләт автоном учреждениесе (алга таба – ДАУ «ИТ-парк») белән берлектә төбәктә һөнәри юнәлеш бирү буенча бушлай «Карьера остаханәсе» программасы эшли башлый.

«Карьера остаханәсе» – һөнәри юнәлеш бирү буенча бушлай онлайн-курс. Җиде көн эчендә курсны тыңлаучылар һөнәри максатларны дөрес куярга һәм карьераны планлаштырырга өйрәнәчәкләр, үзләренең көчле якларын билгеләячәкләр һәм алар өчен туры килә торган һөнәрне үстерү буенча озак вакытка исәпләнгән план төзиячәкләр.

«Карьера остаханәсе» курсына теләсә кайсы вакытта программа сайтында түбәндәге сылтама буенча язылырга мөмкин: https://gb.ru/career-rt к

Материалларны түбәндәге сылтама буенча карарга була: https://drive.google.com/drive/u/0/folders/1hrDTVXtWTh8k8J_bdMB5Q4_0ss3-YZHT