Тәрбия чарасы буларак кино сәнгате

Л. Н. Толстой Елын үткәрү кысаларында, Чүти авыл җирлеге урта мәктәбендә Кайбыч муниципаль районы комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре район китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә Л. Н. Толстойның әсәрләре буенча төшерелгән “Прыжок», «Филиппок» дигән мультфильм карау оештырды.

Чараның максаты – балалар һәм яшүсмерләрне язучының иҗаты белән таныштыру, мультфильм геройларының гамәлләрен өйрәнү.

Чараны оештыручылар балаларгаҗ Л. Н. Толстойның фәлсәфә идеяләре турында сөйләделәр. Шулай ук, мультфильм геройларының үз-үзен тоту мисаллары китерелде.

Чара ахырында балалар узган дәреснең гомуми концепциясен формалаштырдылар, кешеләргә ярдәм итәргә кирәк дигән фикергә килделәр.