Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында булып үткән «Туган тел» конкурсына йомгаклары

2025 елның 16 маенда А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музеенда Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» исемле шигырь укучылар конкурсы булып узды. Конкурсны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» ДКУ белән берлектә оештырды.

Конкурсның максаты – туган тел традицияләрен торгызу һәм талантлы балаларны ачыклау булып тора. Конкурста катнашучылар ике номинациядә үзләренең сәнгатьле шигырьләр уку осталыкларын күрсәттеләр:

– «7 яшьтән 12 яшькә кадәрге иң яхшы укучы»;

– «13-17 яшьлек иң яхшы укучы».

Конкурска танылган классиклардан алып үзләре иҗат иткән шигырьләргә кадәр төрле-төрле әсәрләр тәкъдим ителде.

2025 ел махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә һәм төрле тарихи чорларда Ватан өчен көрәшкән ата-бабаларның батырлыклары истәлегенә «Ватанны саклаучылар» елы дип игълан ителде. Шулай ук бу елда без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Шуңа күрә конкурста Бөек Ватан сугышы, Җиңү турында шигырьләр яңгырады. Сугыш төтене белән сугарылган, солдатларның газапланган йөрәкләре турында шигырьләр. Үз Ватанын саклауга күтәрелгән халыкның каһарманлык, батырлык һәм какшамас ихтыяр елъязмасына әверелгән шигырьләр. Константин Симонов, Эдуард Асадов, Муса Җәлил һәм башка авторларның шигырьләре яңгырады. Шулай ук талантлы балаларыбызның үзләре язган шигырьләре дә яңгырады. Һәр укучы шигъри әсәрне үзенә бертөрле, кабатланмас һәм үзенчәлекле итеп башкарып, аңа үз күңеленең бер өлешен салды.

Компетентлы жюри һәр яшь төркемендә җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләде. Сәнгатьле укуга, текстны белүгә, интонацион сәнгатьлелеккә аерым игътибар бирелде.

«7-12 яшьтән иң яхшы укучы» номинациясендә:

1-нче урын – Иминова Ралина Руслан кызы, Минзәлә муниципаль районында ДКУ «Тургай балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты»;

2-нче урын – Хаҗиева Мәликә Альберт кызы, Менделеевск муниципаль районында ДКУ «Камские зори» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

3-нче урын – Гарипова Ралина Ленар кызы, Баулы муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен ДКУ «Гаилә» социаль приюты».

«13-17 яшьтәге иң яхшы укучы» номинациясендә:

1-нче урын – Степанова Алиса Сергеевна, «Алексеевск муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен ДКУ «Кайгырту» социаль приюты;

2-нче урын – Морозова Дарья Петровна, Түбән Кама муниципаль районында ДКУ «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

3-нче урын – Гарипова Элина Ленаровна, Баулы муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен ДКУ «Гаилә» социаль приюты».

Жюри карары белән «Дога» шигыре өчен өстәмә «Дебют» номинациясе булдырылды. Шигырь авторы Дарья Морозова А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музее җитәкчесе кулыннан махсус бүләк алды. Шулай ук сәнгатьле һәм эмоциональ укулары өчен конкурста катнашучыларның барысы да кызыксындыру призлары белән бүләкләнделәр.

Конкурс кысаларында музей хезмәткәрләре балалар өчен «мәче-Максим» белән экскурсия һәм «Ачы күмәчләр» әзерләү буенча мастер-класс оештырдылар.

Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Без барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм һәркемне киләсе «Туган тел» шигырь укучылар конкурсында күрергә өметләнәбез. Шигърият музыкасы сезнең күңелегездә яңгырасын, илһамландырсын һәм канатландырсын!