Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» дип аталган шигырь укучылар конкурсына йомгаклар
Казанда Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» исемле шигырь укучылар конкурсына йомгак ясалды. Туган тел традицияләрен ныгытуга һәм талантлы балаларны ачыклауга юнәлдерелгән иҗади ярыш 2026 елның 10 июнендә «Вертолет» яшьләр яшүсмерләр клубы базасында узды.
Чараны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» ДКУ белән берлектә оештырды.
Конкурста катнашучылар ике яшь категориясендә сәнгатьле уку осталыгын күрсәттеләр. Үз чыгышларында конкурсантлар танылган классикларның әсәрләрен дә, Ватанга мәхәббәт, тарихка һәм мәдәни традицияләргә хөрмәт темалары белән берләштерелгән үзләре иҗат иткән шигырьләрен дә тәкъдим иттеләр.
Эксперт жюри текстны белүне, дикцияне, башкаручыларның эмоциональ тәэсирлелеген һәм актерлык осталыгын бәяләде. Катнашучыларның чыгышларын бәяләүдә компетентлы эксперт жюри составына түбәндәге вәкилләр керде: Горшунова Марина Валентиновна – «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» дәүләт казна учреждениесе директоры; Степанова Любовь Олеговна – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының психологик озата бару һәм профилактик эш бүлеге башлыгы; Синеглазова Анна Григорьевна – МБУ «Яшүсмер» директоры урынбасары; Кустяева Альбина Растям кызы – Татарстан Республикасының атказанган артисты; Латыйпова Камилә Шамил кызы-шагыйрь, тәнкыйтьче, «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү укытучысы.
Яшь конкурсантлар өчен шулай ук интерактив белем бирү программасы оештырылды. Балалар шигырьләр уку буенча мастер-класста катнаштылар, анда текстларны дөрес һәм сәнгатьле итеп декламацияләргә өйрәнделәр. Моннан тыш, катнашучылар өчен кул эшләре буенча иҗади мастер-класс булып узды, анда һәркем креатив брелок ясады һәм аны конкурс истәлегенә алды.
Бәйрәм көне җиңүчеләрнең исемнәрен игълан итү белән тәмамланды. Тыңлаулар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
«7 яшьтән 12 яшькә кадәрге иң яхшы укучы»номинациясендә:
1-нче урын – Иминова Ралина Руслан кызы, «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты, Чаллы шәһәре;
2-нче урын – Иванова Мария Вадимовна, Менделеевскида «Камские зори» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;
3-нче урын – Кутузов Александр Юрьевич, Алексеевскида «Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приюты.
«13 яшьтән 17 яшькә кадәрге иң яхшы укучы»номинациясендә:
1-нче урын – Хаҗиева Мәликә Альберт кызы, Менделеевскида «Камские зори» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;
2-нче урын – Абанина Мария Владимировна, Алексеевскида балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приюты;
3-нче урын – Галиуллина Аделина Әдһәм кызы, Яшел Үзән м.р. ДКУ «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты».
Тагын биш яшь укучының чыгышларын жюри аерым кызыксындыру призлары белән билгеләп үтте:
- Самойлова Камилә Сергеевна, «Укуда кыюлык өчен» номинациясендә, Чүпрәле м. р. балалар һәм яшүсмерләр өчен «Җылы йорт» социаль приюты;
- Һидиятуллина Аделина Рафаэль кызы, «Җиңүгә омтылыш өчен» номинациясендә, Яшел Үзән м.р. ДКУ «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;
- Галиева Диана Илнар кызы, «Иҗади потенциал өчен» номинациясендә, балалар һәм яшүсмерләр өчен Чүпрәле м.р. «Җылы йорт» социаль приюты;
- Харитонова Галина Александровна, «Ихлас уку өчен» номинациясендә, «Чаллы шәһәре» ДКУ «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;
- Галиуллина Азалия Арам кызы, «Актерлык осталыгы өчен» номинациясендә балалар һәм яшүсмерләр өчен Мамадыш м.р. «Өмет» социаль приюты.
Мактаулы дипломнарны һәм конкурста җиңүчеләргә, призерларга һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләрне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Ивановна Абдреева тапшырды. Ул тәрбияләнүчеләрне югары дәрәҗәдә әзерләгәннәре өчен педагогларга ихлас рәхмәтен белдерде, ә балаларга беркайчан да ирешелгәннәрдә тукталып калмаска һәм яңа иҗади җиңүләргә ышаныч белән барырга теләде.


