Татарстан Республикасының балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларында тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» конкурсы нәтиҗәләре

2023 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Милли музее үзәгендә Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан «Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» ДКУ белән берлектә оештырылган Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» конкурсы уздырылды.

Конкурсның максаты – туган тел традицияләрен торгызу һәм талантлы балаларны ачыклау иде. Конкурста катнашучылар ике номинациядә шигырьләрне аңлаешлы уку осталыгын күрсәттеләр:

  • 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге иң яхшы укучы;
  • 13 яшьтән 17 яшькә кадәрге иң яхшы укучы.

Конкурсның максаты: туган тел традицияләрен торгызу аша сәнгатьле уку жанрын үстерү, төрле яшь төркемнәренең иң талантлы һәм артистик укучыларын ачыклау иде. Конкурс теләгән һәркемгә халык алдында чыгыш ясарга, үз талантларын күрсәтергә һәм хәтта авторлык әсәрләрен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирде.

Нәтиҗәдә, жюри әгъзалары бертавыштан һәр яшь төркемендә җиңүчеләрне һәм призерларны сайладылар, ә кайбер номинацияләрдә барлыкка килгән бертөрле баллар берничә призлы урынны билгеләргә мөмкинлек бирде.

Нәтиҗәдә «7–12 яшьлек иң яхшы укучы» номинациясендә:

1-нче урынны – Питрәч м.р. “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүче Королева Каролина Александровна, Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка”, шигырен укып яулады.

2-нче урынны – Менделеевск шәһәренең «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче Гайсин Егор Фәнил улы, «Родина» шигырен укып яулады, авторы И. Уткин;

3-нче урынны – Аксубай м. р. балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүче Меркурьева Ангелина Рөстәм кызы, Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен укып яулады.

3 -нче урынны – Овчинникова Ангелина Николаевна, Түбән Кама м. р. «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүче, Габдулла Тукайның «Шүрәле» шигырен укып яулады.

«13–17 яшьлек иң яхшы укучы» номинациясендә:

1-нче урынны – Турсунов Тимур Әдил улы, Аксубай м.р. балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приюты тәрбияләнүчесе
В. Рождественскийның “В родной поэзии совсем не старовер” исемле шигырен укып яулады.

1-нче урынны – Түбән Камадагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приюты тәрбияләнүчесе Сидорова Марта Михайловна
үзе язган «Дәү-әни белән сөйләшү» шигырен укып яулады, авторы
М. Сидорова.

2-нче урынны – Габетдинов Данияр Марат улы, Бөгелмә м.р. «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчесе, Ш. Галиевның «Көлегез, көлегез» исемле шигырен укып яулады.

2-нче урынны – Трифонова Дарья Федоровна, Баулы м.р. балалар һәм яшүсмерләр өчен «Гаилә» социаль приюты тәрбияләнүчесе, Муса Җәлилнең “Аерылышу” шигырен укып яулады.

3-нче урынны – Менделеевск шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кама таңнары» социаль приютында тәрбияләнүче А. Очированың “Туган телне һәлак итмәскә” шигырен укып яулады.

Балалар өчен конкурс кысаларында музей хезмәткәрләре тарафыннан «Тарих белән аулакта» исемле иммерсив экскурсия һәм «Бәхет тюльпаны» дигән мастер-класс оештырылды.

Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Татарстан Республикасы Милли музееның, «Аталар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының дипломнары һәм истәлекле бүләкләре белән бүләкләнделәр.

Без барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм һәркемне киләсе елларда «Туган тел» укучылар конкурсында күрергә өметләнәбез. Шигырь музыкасы сезнең күңелегездә яңгырасын, илһамлансын һәм канатлансын!