«Коррупция ЮК! Гадел яшә!» исемле балалар рәсемнәре конкурсы нәтиҗәләре
2025 елның 13 ноябреннән башлап 01 декабренә кадәр һәр елны 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган ДКУ «РРЦ» хезмәткәрләренең балалары арасында «Коррупция юк! Гадел яшә!» исемле рәсем конкурсы уздырылды. Конкурс үсеп килүче буын арасында коррупция проблемасы турында хәбәрдарлыкны арттыруга ярдәм итә торган мөһим вакыйгага әверелде.
Конкурска төрле рәсем техникасында балалар иҗат иткән иҗади эшләр тәкъдим ителде, алар бу чарага актив һәм кызыксынып җавап бирделәр.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде:
- «5 яшьтән 10 яшькә кадәрге категориядә иң яхшы рәсем»;
- «11 яшьтән 17 яшькә кадәрге категориядә иң яхшы рәсем».
Һәр рәсем жюри тарафыннан эш эчтәлегенең тематикага туры килүе; башкаруның сәнгатьчә сыйфаты; эш эчтәлегенең тематикага туры килүе; эшне башкаруга иҗади якын килү; сюжетның оригинальлеге кебек критерийлар буенча бәяләнде. Экспертлар бәяләве нәтиҗәләре буенча конкурста җиңүчеләр һәм призерлар түбәндәгечә билгеләнде:
5-10 яшьлекләр номинациясендә
1-нче урын – Мисбахов Данияр;
2-нче урын – Рафикова Мирэль;
3-нче урын – Подъячева Мирослава.
11-17 яшьлекләр номинациясендә
1-нче урын – Абүбәкирова Аделина;
2-нче урын – Вәлиев Данил;
3-нче урын – Калинин Даниил.
Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар электрон дипломнар белән бүләкләнделәр.


