Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларның, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләренең һәм Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү балалар йортларының социаль хезмәт күрсәтүләрдән балигъ булмаган алучылар арасында «Минем Ватаным – Татарстан» исемле балалар рәсемнәре конкурсы йомгаклары
2026 елның апрель-май айларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларның, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләренең һәм Татарстан Республикасының социаль хезмәт күрсәтү балалар йортларының балигъ булмаган алучылары арасында «Минем Ватаным – Татарстан» исемле балалар рәсемнәре конкурсы булып узды.
Конкурска барлыгы 266 рәсем тәкъдим ителгән иде.
Конкурста катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр:
– «Минем яраткан ягым» – 6 яшьтән 10 яшькә кадәрге балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен;
– «Халкымның мәдәни традицияләре» – 11 яшьтән 14 яшькә кадәрге балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен;
– «Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы» – 15 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен.
Конкурста 33 халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгеннән, балалар һәм яшүсмерләр өчен 12 социаль приюттан, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен 9 тернәкләндерү үзәгеннән һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы 2 балалар йортыннан яшүсмерләр катнашты.
Яшь рәссамнар үзләренең эшләрендә туган якның истәлекле урыннарын, табигать матурлыгын, Татарстан халыкларының мәдәни традицияләрен, тыл хезмәтчәннәре портретларын, шулай ук республиканың хәрби һәм хезмәт батырлыгына багышланган мемориалларны гәүдәләндерделәр.
Балалар үзләренең иҗади эшләрен булдыру өчен буяулар, фломастерлар, төсле карандашлар, акбурлар, шулай ук төрле рәсем техникалары кулландылар. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, һәр эш баланың бирелгән теманы кабул итүен иллюстрацияләү генә түгел, ә анда яшь рәссамнарның күңел җылысы һәм зур тырышлыгы сизелә иде.
Жюри алдында катлаулы бурыч тора иде – игълан ителгән темага һәм конкурс шартларына тулысынча туры килерлек, шулай ук оригинальлеге һәм башкару осталыгы белән аерылып торырлык эшне сайлап алу.
Һәр рәсем башкаруның сәнгатьчә сыйфаты, эш эчтәлегенең күрсәтелгән тематикага туры килүе, эшне башкаруга иҗади якын килү, сюжетның оригинальлеге кебек критерийлар буенча экспертлар тарафыннан бәяләнде.
Экспертлар бәяләве нәтиҗәләре буенча «Минем Ватаным – Татарстан» рәсем конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.
«Минем яраткан ягым» номинациясендә 130 рәсем тәкъдим ителде, шулардан:
1-нче урын – Харитонова Альбина Валерьевна, ДКУ Түбән Кама муниципаль районында «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты «Уку һәм ял паркында Габдулла Тукайга һәйкәл» рәсеме өчен – 139 балл;
2-нче урын – Орлов Егор Александрович, «Чаллы шәһәре округындагы» ДКУ «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты «Минем яраткан шәһәрем» рәсеме өчен – 138 балл;
3-нче урын – Кутузов Александр Юрьевич, Алексеевск муниципаль районында ДКУ балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приюты» «Башкала буйлап экскурсия» рәсеме өчен – 137 балл.
«Халкымның мәдәни традицияләре» номинациясендә 78 рәсем тәкъдим ителде, шулардан:
1-нче урын – Мәгъсүмова Ландыш Шамил кызы, ДКУ Бөгелмә муниципаль районында «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты халык бәйрәме «Каз каурые» рәсеме өчен – 151 балл.
2-нче урын – Мешкова Карина Александровна, Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» «Иван купала төне» рәсеме өчен – 147 балл;
3-нче урын – Холисов Йосыф Хисравович, Ютазы муниципаль районында ДАСО «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Рус йорты җаны» рәсеме өчен – 143 балл.
«Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы» номинациясендә 58 рәсем тәкъдим ителде, шулардан:
1-нче урын – Насрашвили Нона Лашаевна, «Казан шәһәре» шәһәр округының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Балалар сугыш күләгәсендә» рәсеме өчен – 156 балл;
2-нче урын – Шәмсетдинова Карина Илнар кызы, ДАСО «Казан шәһәре» шәһәр округының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Барысы да Ватан өчен, барысы да җиңү өчен» рәсеме өчен – 155 балл;
3-нче урын – Галимҗанов Кирилл Александрович, Теләче муниципаль районында ДАСО «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Сезгә мәңгелек дан!» рәсеме өчен – 147 балл.
Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.
Барлык яшь рәссамнарга да катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез, укуда һәм иҗатта уңышлар телибез!


