Наркоманияне беренчел профилактикалауга, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм уңай кызыксынулар формалаштыруга юнәлдерелгән социаль программаларга 2019 ел өчен йомгак ясау

2019 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасының социаль хезмәт күрсәтү оешмалары белгечләре өчен уздырылган наркотикларга каршы эшчәнлек өлкәсендә укыту семинары кысаларында «Наркоманияне беренчел профилактикалауга, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм уңай кызыксынулар формалаштыруга юнәлдерелгән социаль программалар конкурсы»на йомгак ясалды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адел Мөбарәкшин бүләкләде.

Конкурс ике этапта үтте. 2019 елда конкурс комиссиясенә Татарстан Республикасының социаль хезмәт күрсәтә торган 50 учреждениесеннән 57 гариза керде. Уңай тенденция күзәтелә – 2018 ел белән чагыштырганда, быел 19 программага күбрәк. Былтыр эксперт төркеме тарафыннан Татарстан Республикасының социаль хезмәт күрсәтә торган 36 учреждениесеннән кергән 38 программа карап тикшерелгән иде.

Программаларны рейтинг буенча бәяләү нәтиҗәсендә:

«Наркоманияне беренчел профилактикалау» номинациясендә:

«Психологик сәламәтлек дәресләре» программасы өчен Чүпрәле районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Җылы йорт» социаль приюты 3 нче дәрәҗә диплом  белән бүләкләнде;

«Мин беләм – мин тыелам» программасы өчен «Казан шәһәре» шәһәр округындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Мәскәү районындагы бүлекчәсе 2 нче дәрәҗә диплом  белән бүләкләнде;

«Яшәү иреге!» программасы өчен «Казан шәһәре» шәһәр округындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Киров районындагы бүлекчәсе 1 нче дәрәҗә диплом  белән бүләкләнде;

«Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру» номинациясендә:

«Сәламәт яшәүнең кыйммәте» программасы өчен Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге 2 нче дәрәҗә диплом  белән бүләкләнде;

«Бәйлелектән тыш» программасы өчен «Казан шәһәре» шәһәр округындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Совет районындагы бүлекчәсе 2 нче дәрәҗә диплом  белән бүләкләнде;

«Мин булдырам» программасы өчен Яшел Үзән муниципаль районының «Рәхәт» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге 1 нче дәрәҗә диплом  белән бүләкләнде;

«Уңай кызыксынулар формалаштыру» номинациясендә:

«Сәламәт буын» программасы өчен Түбән Кама муниципаль районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приюты 3 нче дәрәҗә диплом  белән бүләкләнде;

«Нигәләр түгәрәге» программасы өчен Түбән Кама муниципаль районының «Веста» гаиләгә һәм балаларга территориаль социаль ярдәм күрсәтү үзәге 2 нче дәрәҗә диплом  белән бүләкләнде;

«Җилкәннәр» программасы өчен Менделеевск муниципаль районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кама таңнары» социаль приюты 1 нче дәрәҗә диплом  белән бүләкләнде.

Быел шулай ук махсус призлар да бирелде:

«Мультимания» клубы» программасы өчен Менделеевск муниципаль районының «Өмет яры» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге;

«Бухта Барахта» программасы өчен «Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге;

«АйДаБалалар» актерлык осталыгы студиясе» программасы өчен «Казан шәһәре» шәһәр округындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Идел буе районындагы бүлекчәсе.

Эксперт комиссиясе тарафыннан конкурс эшләрен бәяләгәндә уңай яклар аерып әйтелде:

– инновацион эш ысулларын куллану,

– эш формаларының үзенчәлекле булуы,

– озак вакыт тормышка ашырыла торган программалар,

– программаларны тормышка ашыруга комплекслы якын килү.

Тәкъдим ителгән программаларда эксперт комиссиясе тарафыннан шулай ук түбәндәге җитешсезлекләр әйтеп кителде:

– программаны проект белән алмаштыру;

– эшнең бер төрен озак вакыт куллану;

– нәтиҗәләрнең булмавы яки аларны арттырып күрсәтү;

– максатчан төркем белән кире элемтәнең булмавы;

– программаның нәтиҗәләре куелган мәсьәләләргә туры килми.