Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышлап
Бүген 3 сентябрь – терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне.
«Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» ДКУда Бесланда һәлак булган корбаннарны искә алу көненә багышланган акция уздырылды. Холлда шәмнәр, фоторәсемнәр белән инсталляция оештырылды. Оештыру эшләре бүлеге мөдире Петухова Ирина Юрьевна тантанага багышланган чыгыш ясады. Метроном астында Үзәк хезмәткәрләре һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
2004 елның 1 сентябрендә Бесландагы террорчылар төркеме 1-нче мәктәпне яулап ала һәм өч көн дәвамында 1128 заложникны – бәйрәм линейкасына килгән мәктәп укучыларын һәм гражданнарны өч көн дәвамында кысырык бинада тоталар.
Өченче көнне, яңгыравыклы шартлаулардан соң, көччеләр мәктәпне штурм белән ала, барлык боевиклар да диярлек юкка чыгарыла (соңрак бер террорчы гомерлек җәзага хөкем ителә).
Теракт нәтиҗәсендә 335 кеше үлгән, шул исәптән 186 бала һәм 11 хокук саклау органнары хезмәткәре, 800дән артык кеше тән җәрәхәтләре алган, күбесе гарип булып калган.
“Яшәү өчен истә тотарга” дигән сүзләр фаҗиганең онытылмас дәресе булырга тиеш. Моны онытып булмый. Бу вакыйга һәр кешенең аңын мәңгегә үзгәртте.
Мондый фаҗигаләр Җирдә беркайда да кабатланырга тиеш түгел, һәм без, балаларның бәхетле балачагын беркем дә бозмасын өчен, барысын да эшләргә тиеш.


