“Медиа һәм интернет-ресурсларның деструктив йогынтысыннан балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү” программасы буенча курслар үтте

Балалар һәм яшүсмерләрнең мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне (интернет, кәрәзле элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чараларын) ирекле файдалану сәбәпле, 2018 елның 18 октябрьдән 26 апрельгә кадәр гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары узды.

Программаның максаты булып социаль хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләренең медиакуркынычсызлык өлкәсендә компетентлыгын формалаштыру һәм киңәйтү тора.

Курсларны ТР фәннәр Академиясе, Казан (Идел Буе) федераль университеты, ТР мәгарифне үстерү Институты, «Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекцияләү үзәгенең әйдәп баручы белгечләре алып барды.

Уку тәмамлангач, 64 тыңлаучыга квалификацияне күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.