“Социаль-психологик тернәкләндерү алымы буларак музыкотерапия” квалификация күтәрү курслары
2018 елның май – июнь айларында 3 уку төркеменең “Социаль-психологик тернәкләндерү алымы буларак музыкотерапия” программасы буенча квалификация күтәрү укулары оештырылды. Чарада балалар өчен интернат-йортлар, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар, психоневрологик интернатлар, комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре, сукырлар һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәкләренең белгечләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
Программаның максаты булып сәламәтлеге чикле кешеләр белән эшләгәндә музыка терапиясе оештыру методикасы белән танышу тора.
Программа үз эченә теоретик аспектлар һәм гамәли алымнарны ала.
Укытучылар буларак Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының эстрада-джаз музыкасы кафедрасы доценты Т. Ю. Гордеева, «Studium» музыка төркеме әгъзалары: И. Бажин (фортепиано), Д. Гордеев (перкуссия), С. Беликов (аранжировка), шулай ук А. Готилова (, тарих, музыка терапиясе буенча белгеч) чыгыш ясадылар.
Уку тәмамлангач, һөнәри программаны уңышлы үткәннәргә квалификацияне күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.


