Л. Н. Толстой иҗаты белән танышу

«Китап уку яшь гражданинны шәхес буларак формалаштыра һәм үстерә, шулай ук инвалид һәм өлкән гражданинның интеллектын тернәкләндерүче нәтиҗәле терапия да булып тора”, дип саный Аксубай районы Федоровка интернат-йорты белгечләре. Интернатта яшәүче инвалидлар һәм өлкәннәрнең укуга карата кызыксынуын исәпкә алып, белгечләр Л. Н. Толстойның хикәя, романнарын уку чаралары оештыра.

Мондый чараларның берсе булып “Л. Н. Толстой әсәрләрен барсы да ярата” әдәби кичә тора. Әлеге чараны тәрбияче Р. А. Гайнуллина оештырды, биредә максатчан төркемнән 12 кеше катнашты. Дәреснең максаты булып XIX–XX гасырларның атмосфера һәм рухын формалаштыру торды.

Әдәби кичәдә «Отец Василий», «Проезжий и крестьянин», «Холстомер» кебек хикәяләр укылды. Аннары, фикер уртаклашу барышында К. Д. Корытин, М. Х. Исхаков, Е. И. Якимова чыгыш ясадылар, алар тормыш кыйммәтләре темасына тукталып киттеләр.

Дискуссия нәтиҗәсендә, катнашучылар Л. Н. Толстой киңкүңеллек кешенең иң мөһим һәм бердәнбер критериесе булып торуын күрсәтергә теләгән дигән фикергә килделәр.