“Үзеңә дус тап” акциясен гамәлгә ашыру дәвам итә

2019 елның 13 апрелендә акылга зәгыйфь балалар өчен Деәрвишләр балалар интернат-йортында “Үзеңә дус тап” акциясе кысаларында Ачык ишекләр көне узды. Учреждение тәрбияләнүчеләренә кунакка дүрт волонтерлык отряды иреклеләре һәм «Республика ресурс үзәге» хезмәткәрләре килде.

Очрашу экскурсиядән башланды. Өлкән тәрбияче Вера Геннадьевна Медведева интернатта яшәүче балалар турында сөйләде, кунакларны түгәрәкләр һәм дәресләр уза торган кабинетлар буенча үткәрде, компьютер классын, кышкы бакча, ял бүлмәсен һәм дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнү өчен кабинетны күрсәтте.

Балалар яманлыкка каршы көрәш темасына спектакль әзерләделәр. Яшь артистлар спектакльне бик яхшы башкардылар, тамашачыларны үзләренең артистлыклары һәм тырышлыгы белән таң калдырдылар. Җыр ансамбле рус һәм татар телләрендә җырлар башкарды.

Концерттан соң волонтерлар һәм балалар бергәләп рәсем ясадылар, курчак театрын уйнадылар, теннис өстәле артында ярыштылар. Бу очрашуның иң дулкынландыргыч мизгеле булды, балалар һәм иреклеләр якыннанрак таныша һәм вакытны бергә үткәрә алдылар.

«Волонтер-медиклар» һәм «Җиңү волонтерлары» балалар интернат-йорты белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар, “КФУның иреклеләр-медиклары” һәм «Мәрхәмәтле йөрәк» волонтерлар клубы исә якын арада шулай ук килешүгә кул куярга планлаштыра.

Инде шимбә көнне үк волонтерлар, балалар өчен шимбә өмәсе һәм сәламәтләндерү сәфәрләре үткәрергә ярдәм итәр өчен тагын интернатка киләчәк. Мондый сәфәрләр даими булачак һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләргә яңа дуслар бүләк итәчәк.