Балаларны социальләштерү чарасы буларак – аралашу

Баулы районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгечләре Л. Н. Толстойның 190 – еллыгына багышланган тематик чаралар әзерләде һәм үткәрде. Биредә Баулы муниципаль районының социаль ярдәм күрсәтү органнарында исәптә торучы гаиләләрдәге балалар катнашты.

Шулай итеп, яшүсмерләр рәсем һәм фотографияләр конкурсының авторлары булды, Л. Н. Толстойның әсәрләреннән өзекләр укыды, «Өч аю» әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте.