«ИРЕКЛЕ ИНИЦИАТИВАЛАР ЯРДӘМЕНДӘ СОЦИАЛЬ РЕАБИЛИТАЦИЯ» ТЕМАСЫНА УКЫТУ СЕМИНАРЫинициатив».

13 майдан 20 майга кадәр “Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге” дәүләт казна учреждениесе базасында Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының Республика советы инициативасы белән “Ирекле инициативалар ярдәмендә социаль реабилитация”дигән темага укыту семинары оештырылды. Семинарны “Көмеш яшь” волонтерлары тыңладылар, алар киләчәктә уртак социаль проектларны тормышка ашыруда катнашачаклар һәм Татарстан Республикасы халкына социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә социаль хезмәт алучыларга ярдәм күрсәтәчәкләр.

Укуларда барлыгы 54 тыңлаучы катнашты.