Белем бирү семинары халыкка социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениеләренең социаль реабилитациясе буенча белгечләре һәм җитәкчеләре өчен оештырылды.

2021 елның 15 октябрендә «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» базасында озак вакытлы карау системасын тормышка ашыруда катнашучы стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең социаль тернәкләндерү буенча җитәкчеләре һәм белгечләре өчен «Социаль хезмәт күрсәтүнең стационар учреждениеләре эшен камилләштерү» дигән тема буенча гамәли семинар узды.

Семинар барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

– социаль хезмәт күрсәтүнең стационар учреждениеләрен үзгәртеп кору (социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларга индивидуаль якын килү);

– стационар хезмәт күрсәтү шартларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын оештыру.

Җитәкчеләр учреждениеләрнең проблемаларын һәм мөмкинлекләрен билгеләү, шулай ук киләчәккә максатлар һәм бурычлар кую буенча стратегик сессиядә катнаштылар. Хезмәткәрләрне мотивацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Семинарның практик өлешендә аз мобильле яшәүчеләрне карау күнекмәләрен эшләделәр.

Социаль реабилитация буенча белгечләр тарафыннан озак вакытлы карау системасы нигезләре, норматив-хокукый тәэмин итү, шулай ук халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең стационар учреждениеләрендә озак вакытлы карау системасын документалар белән тәэмин итү.