Социаль ярдәм күрсәтү учрежденияләренең хезмәт буенча инструкторларын укыту курслары
15-26 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы халык сәнгатен үстерү үзәге белән берлектә Татарстан Республикасы һөнәрчелек Палатасы осталары катнашында мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар, инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгенең 35 хезмәт буенча инструкторы өчен укытулар оештырылды.
Укулар түбәндәге һөнәр юнәлешләр буенча үтте:
– «агачта нәфис орнаментлар ясау»;
– «Керамика һәм чүлмәк һөнәре»;
– «Декоратив-гамәли иҗат (гади технологияләр кулланып курчаклар ясау).





