Электр хуҗалыгы өчен җаваплы җитәкчеләр һәм белгечләрне укыту

Агымдагы елның 24 сентябреннән 12 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә электр куркынычсызлыгы өчен җаваплы җитәкчеләр һәм белгечләр өчен II һәм III төркемнәргә персонал әзерләү программалары буенча укулар оештырылды.

Укыту нәтиҗәләре буенча электр җайланмаларында эшләрне оештыру һәм үтәүгә карата куела торган куркынычсызлык кагыйдәләре һәм башка таләпләрне белүгә тикшерү үткәрелде, шулай ук һәр төркем буенча тыңлаучыларны Ростехнадзор дәүләт инспекторы катнашындагы комиссиягә кертү буенча аттестацияләү үткәрелде.

Тыңлаучылар арасыннан 58 кеше укуны уңышлы тәмамлады һәм йомгаклау аттестациясен узды.