Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләрен озак вакыт карап тәрбияләү нигезләренә укыту

2019 елның 13 августында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең 60 белгечен «Озак вакыт карап тәрбияләү нигезләре» квалификация күтәрү программасы буенча укыту башланды. Укыту «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, 2014 – 2021 елларга «Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм күрсәтү» дәүләт программасының 2019 – 2021 елларга Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карап тәрбияләү системасын төзү буенча пилот проектын тормышка ашыру планын («юл картасын») үтәү йөзеннән алып барыла.

Укытуны «Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» дәүләт казна учреждениесе оештыра. 

Конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча курсларны «Казан милли тикшеренү технология университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесенең Өстәмә һөнәри белем бирү институты алып бара.