ПСИХОНЕВРОЛОГИК ИНТЕРНАТЛАР КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ БУЕНЧА АЧЫК ТУРНИР
2021 елның 11 июнендә Казан һәм Яшел Үзән психоневрологик интернатлары базасында өченче тапкыр социаль хезмәт алучылар командалары арасында мини-футбол буенча ачык турнир уеннары старт алды.
Беренчелек өчен көрәштә Татарстан Республикасының 6 командасы катнашты: Казан, Яшел Үзән, Чистай, Кама Аланы, Алабуга, Яңа Чүриле психоневрология интернаты һәм Киров, Саратов өлкәләреннән, Удмуртия Республикасыннан һәм Коми Республикасыннан – 4 команда.
Киров өлкәсенең «Родник» морыга балалар интернат-йорты — 1-нче урын, Коми Республикасының «Эжвин психоневрология интернаты» дәүләт бюджет учреждениесе-2-нче урын, Саратов өлкәсенең «психик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен Михайловка интернат-йорты» дәүләт учреждениесе-3 урын, Казан психоневрология интернаты 4-нче урынны алды, Яшел Үзән психоневрология интернаты 5-нче урынны алды, Удмурт Республикасы «Глазов психоневрология интернаты» 6-нчы урынны алды, Алабуга психоневрология интернаты 7-нче урынны алды, Чистай психоневрология интернаты 8-нче урынны алды. Кама Аланы психоневрология интернаты 9-нчы урынны алды һәм Яңа Чүриле психоневрология интернаты 10-нчы урынны алды. Командаларның иң яхшы уенчылары индивидуаль призлар – «иң яхшы уенчы» медальләре белән бүләкләнде.


