Тармак белгечләре өчен озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында уку программаларын тормышка ашыру дәвам итә
2019–2021 елларда Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге гражданнар һәм мөмкинлекләре чикләнгән затларны озак сроклы карау системасын булдыру буенча пилот проектын тормышка ашыру буенча чаралар планын үтәү йөзеннән, агымдагы елның 11–21 октябрь көннәрендә «Стационар учреждениеләр шартларында өлкән яшьтәге кешеләрне һәм мөмкинлекләре чикләнгән затларны социаль тернәкләндерү» программасы буенча социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен укулар оештырылды.
Белем бирү программасы өлкән яшьтәге кешеләрне һәм мөмкинлекләре чикле булган затларны социаль тернәкләндерү өлкәсендә белгечләрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү максатыннан эшләнгән.
Укулар барышында тыңлаучылар психик тайпылышлары булган кешеләрнең үзенчәлекләре буенча фикер алыштылар; шул төр затларның социаль проблемалары ачыкланды; социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның көндезге мәшгульлеген оештыру буенча тәкъдимнәр алынды; психик тайпылышлары булган кешеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек күнекмәләре өйрәнелде.
Практик дәресләр вакытында курсны тыңлаучылар инсульт, туңу, аңны югалту, йөрәк эшчәнлеге җитешмәү вакытында табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен җентекләп өйрәнеп үттеләр.
Квалификация күтәрү программасында 25 тыңлаучы катнашты, аларга белем алу нәтиҗәләре буенча квалификацияләрен күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.


