Азык-төлек марафоны

3 мартта “Игелек кәрзине” азык-төлек марафоны башланып китте. X5 Retail Group һәм«Русь» азык-төлек фонды Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Республика ресурс үзәге ярдәме белән Татарстан районнарының ялгыз һәм аз тәэмин ителгән пенсионерларыөчен азык-төлек продуктлары җыю буенча зур хәйрия акциясе оештырылды.

Ике мең продукт наборы биш муниципаль берәмлекләрдә таратылды: Әлки, Яшел Үзән, Балык бистәсе, Саба һәм Биектау районнарында.

Продуктлар җыелмасы 1212 ялгыз өлкәннәр; 398 – ялгыз яшәүче; 390 – аз керемле гаиләләргә тапшырылды.

“Игелек кәрзине”нә шикәр, көнбагыш мае, ярма, он һәм кондитер әйберләре керде продуктлар керде.

Җыелмаларны тарату өчен 157 волонтер җәлеп ителде.