Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда һөнәри юнәлеш бирүче чаралар

2018 елның 2 ноябрендә Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен Халык бердәмлеге көненә багышланган «Минем һөнәрем» һөнәри юнәлеш бирү акциясе программасын тәмамлаучы чаралар узачак.

Чараны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Республика ресурс үзәге» дәүләт казна учреждениесе оештырачак. Максаты – социаль приютларда тәрбияләнүчеләргә һөнәри юнәлеш бирү, һөнәрләр дөньясы белән танышу, һөнәри белем алуга стимул бирү. Чараларда иң яхшы конкурс эшләрен башкарган балалар катнашачак.

Быел акцияне үткәрү партнеры буларак генераль директор А. Ш. Фәхретдинов җитәкчелегендәге «Кулон» ЯАҖ билгеләнде. Профакциядә катнашучылар Балык Бистәсе районының «Кулон Агро» ҖЧҖ составына керүче кайбер предприятиеләрендә булачак, алар арасында икмәк пешерү, элеватор, машина-трактор станциясе һәм терлекчелек комплекслары да бар.

Кызыклы экскурсиядән соң балаларны профакция нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы, шулай ук бәйрәм төшке ашы көтә.