Бухгалтерлар өчен квалификация күтәрү курслары үткәрелде

Бухгалтерлык учетының яңа федераль стандартларын гамәлгә кертү, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учрежденияләр, бюджет, автоном һәм казна учреждениеләрендә бухгалтерлык контроле үзенчәлекләренә кагылышлы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә 2018 елның 17 сентябреннән 19 сентябренә кадәр “Дәүләт секторының бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылыгында төп үзгәрешләр” программасы буенча баш бухгалтерлар өчен квалификация күтәрү курслары үткәрелде.

Программаның максаты – ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эшчәнлеге һәм аларның мөлкәти хәле турында тулы һәм дөрес мәгълүмат формалаштыру, шулай ук һөнәри мәсьәләләрне хәл итү өчен бухгалтер исәбе өлкәсендә теоретик белемнәрне һәм гамәли күнекмәләрен яңарту.

Курсларны бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр алып барды: Татарстан Республикасы ФМ Казначылык департаментының республика бюджетының исәп һәм хисаплылык бүлеге башлыгы урынбасары Р. К. Тимуршина; «Гарант» компаниясенең «бюджет өлкәсе» юнәлеше җитәкчесе, автоном, казна һәм бюджет учреждениеләрендә бухгалтерлык исәбе буенча эксперт В. В. Пименов; э.ф. к., Казан (Идел буе) федераль университетының исәп, анализ һәм аудит кафедрасы доценты П. А. Алеткин.

Курс ахырында 150 тыңлаучы өстәмә һөнәри программасын үзләштерде һәм йомгаклау аттестациясе узды.