«Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының иң яхшы тәрбиячесе» исемле республика конкурсы нәтиҗәләре
2021 елның IV кварталында «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының иң яхшы тәрбиячесе» исеменә республика конкурсы узды.
14 приют үзләренең иң яхшы педагогик хезмәткәрләрен конкурска тәкъдим иттеләр.
Конкурсның төп бурычлары – балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбиячеләрнең һөнәри һәм педагогик осталыгын арттыру, аларның алдынгы формаларын һәм методларын тарату, талантлы, иҗади эшләүче педагогларны ачыклау иде.
Катлаулы эпидемиологик хәл вакытында күчмә ачык дәресләр онлайн форматта үткәрелде.
Әлеге конкурс сынавы катнашучыларның педагогик һәм иҗади сәләтләрен ачуга, учреждение педагогларының һөнәри осталыгын арттыруга, педагогик идеяләрне һәм инициативаларны яклауга юнәлдерелгән. Ачык дәресләр барышында педагоглар гомуми культура дәрәҗәсен, педагогика һәм психология теориясен, актерлык осталыгын күрсәттеләр.
Дәресләр конкурс комиссиясе тарафыннан карап тикшерелде, ул эш системасын һәм һөнәри осталык дәрәҗәсен, номинант мәдәниятен бәяләү, аларның тәрбия процессын оештыру ысулларын, алымнарын куллану, номинантның иҗади сыйфатларын бәяләү өлешендә анализ ясады.
Номинантларның ачык онлайн-дәресләре, үз чиратында, иң күп балл җыйган 3 җиңүчене билгеләргә мөмкинлек бирде. Комиссия әгъзаларының фикерен чагылдырып барлык эшләргә дә объектив бәя бирелде.
Конкурсның өченче этабы нәтиҗәләре буенча Конкурс комиссиясе тарафыннан җиңүче, I, II һәм III урынны яулаучылар билгеләнде:
I урын – Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» СПДП ГКУ тәрбиячесе Пьянкова Ольга Николаевнага (50 балл) бирелде.
II урын – Бөгелмә муниципаль районындагы «Ялкын» СПДП ГКУ тәрбиячесе Булатова Энҗе Нуретдин кызына (48 балл) бирелде.
III урын – Минзәлә муниципаль районындагы «Тургай» СПДП ГКУ тәрбиячесе Завьялова Эльвира Илдар кызына (47 балл) бирелде.
Җиңүчеләрне җиңүләре белән котлыйбыз!


