Учреждениеләр җитәкчеләре социаль хезмәт күрсәтүне оештыру белән нәтиҗәле идарә итү өлкәсендә һөнәри күнекмәләрен үстерәләр

Агымдагы елның 13-16 маенда Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре өчен «Оешма белән идарә итү: нәтиҗәле технологияләр, заманча практикалар» исемле квалификация күтәрү программасы буенча укулар булып узды.

Курс программасы «Социаль хезмәт күрсәтүне оештыру җитәкчесе» һөнәри стандарты таләпләренә туры китереп эшләнгән һәм җитәкчегә учреждениедә оештыру-идарә итү һәм административ эшчәнлекне нәтиҗәле башкарырга мөмкинлек бирә торган компетенцияләрне үстерүгә юнәлдерелгән.

Курс кысаларында җитәкченең хезмәт функцияләре өйрәнелде: социаль оешма эшен планлаштыру, оештыру һәм контрольдә тоту, шулай ук аның ресурслары белән идарә итү, социаль хезмәтләр алучылар, партнерлык һәм югарырак оешмалар белән үзара хезмәттәшлекне тәэмин итү функцияләре; идарә итүнең методологик нигезләре бирелде, шулай ук социаль өлкә оешмаларында идарә эшчәнлеге үзенчәлекләре каралды.

Уку процессын гамәлгә ашыруга Казан (Идел буе) федераль университеты укытучылары, Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, кадрлар менеджменты Ассоциациясе вәкилләре, Республика ресурс үзәге хезмәткәрләре җәлеп ителде.

Курс тыңлаучылары укытуның югары дәрәҗәсен һәм уку материалының практик әһәмиятен билгеләп үттеләр. Уку нәтиҗәләре буенча 11 җитәкче квалификация күтәрү турында таныклык алды.